Әни бүлнискә китте дә
Бәби тапты.
Ә без аңа исем эзләп
Башлар ваттык.
Тәки таптык…
Нәкъ шул исем булган икән
Бакчабызда.
Ләйсән исемле бит безнең
Апабыз да.
…Кышын тусаң да син безгә
Яңгыр китер.
Һәм тизрәк шау чәчәкле
Язны җиткер,
Ләйсән сеңлем!