Ничек аңлатырга?

Өлгергәч тә алмалар,
Җыелышты каргалар.
Корт чүпләргә килгән дисәм…
Хәйләкәр икән алар…

Иң пешкәнен, матурларын
Ашыйлар да туялар.
Кортлыларын, оялмыйча,
Безгә диеп коялар.

Ә мин исә каргаларны
Сагынып көткән булам.
Ничек аңлатыйм аларга
Үземнең телем белән?

0