Кем сылурак?
Айсылумы?
Әллә Таңсылу микән?
Ул кызларның икесе дә
Ай – яй дә сылу икән.
Айсылуы күп сөйләшми,
Таңсылу – тел бистәсе.
Аңа бүгеннән үк инде
Шул ярышка китәсе.
Айсылу да, Таңсылу да –
Матур кызлар, алдамыйм.
Ләкин кайчакта мин шулай
Кызык хәлдә калгалыйм.
Мактаган булам да берсен,
Алар шуны акламый:
Йә борынын чөеп йөри,
Йә әдәбен сакламый.
Айсылу да, Таңсылу да
Андый кызлар түгел лә…
Беркөн кунакка килделәр.
Ошадылар күңелгә…