Әгәр мин солдат булсам
Һәм чиктә постта торсам,
Керфек тә какмас идем,
Ватанны саклар идем.
Әгәр мин солдат булсам,
Билемә каеш бусам,
Чын егет булыр идем,
Син карап торыр идең.
Хәтта сокланыр идең.
Әгәр мин солдат булсам,
Шат булыр иде ил дә.
Шуңа күрә дә минем
Постта торасым килә,
Солдат буласым килә…