Уйнадым

Гомрем буе уйнадым.
Уйнаудан һич туймадым.
Кайчакларда кәеф төшеп,
Уйнарга да кыймадым.
Кыймасам да уйнадым,
Кыйналсам да уйнадым,
Оялсам да уйнадым.
Уйнаргамы – юкмы дигән
Төрле уйлар уйладым.
Уйнап әйтмим, гармунны,
Башка кырау төшсә дә,
Читкә алып куймадым.
Әле менә кичә генә
Елый – елый уйнадым.

0