Шикәр…авылда үсә

Балның каян табылганын
Барыбыз да беләбез.
Ә шикәр каян килә соң?
Шул турыда сөйләгез.

Шикәр комын кибетләргә
Капчыклап кайтаралар.
Аның өчен машиналар
Шәһәрләргә баралар.

Ә шәһәрдә шикәр комын
Каян алалар икән?
Нефть кебек җир астыннан
гына табалар микән?

Табар сиңа…Җир астында
Шикәр була димени…
Безнең авылның шәһәрдән
Берәр җире киммени?

Шикәрне дә авыл бирә,
Басуларда үсә ул.
Шикәр чөгендере булып,
Заводларга күчә ул.

Ә заводта чөгендерне
Көтеп кенә торалар.
Яхшылап эшкәртәләр дә
Капчыкка тутыралар.

Шикәр шулай урау юллар
Үтеп кайта табынга.
Шикәргә һич интекмәссез
Без авылда чагында.

0