Эт – кешенең якын дусты,
Эт тугры сакчы ул.
Этәчләргә караганда,
Һәрхәлдә, эт яхшы ул.
Эт елында ул эт безне
Афәтләрдән сакласын.
Төрле чирләр, газаплардан,
Хурлыклардан якласын.
Фәкыйрьлекләр, бозыклыклар
Капкабыздан үтмәсен.
Ялкауның һәм ялагайның
Тетсен генә тетмәсен.
Эт булса да, этлекләрне
Берүк эшли күрмәсен.
Уламасын, чинамасын,
Сәбәпсезгә өрмәсен.
Эт елы килә. Этләнеп
Гомер итмәсәк иде.
Бүгенгедән дә түбәнгә
Төшеп китмәсәк иде.