Тыңлаусыз да соң бу әни,
Уздыра әтине дә.
Төпчек улым дип тә тормый,
Санга сукмый мине дә.
Әйттең исә гел киресен
Эшләп кенә торалар.
Ә кайчакта һич кызганмый,
Колакны да боралар.
Тәрбиясез дисәм инде…
Әти, әни үзләре.
Кем өйрәткәндер аларга
Шундый кире сүзләрне?
Бер әйберне эшләр өчен,
Мең кат сорарга кирәк.
Минемчә, алар үзләре
Тәрбиясез бигрәк.
Ни булыр соң киләчәктә
Мин охшасам аларга?
Гел киресен сөйләп торсам,
Үземнең балаларга?
Дөреслек кем ягындадыр,
Һич кенә дә төшенмим.
Ә югыйсә, һич арттырмыйм,
Чикләвекнең төше мин!..