Әбием рәхмәте

Әти өйдә юк чагында
Бабам гармунын алып,
Көй арты көйләр чыгарам
Башымны кыңгыр салып.

Беркөнне гармунны уйнап,
Әбиемне елаттым.
Әби әйтә :”Рәхмәт , улым,
Син бабаңны уйлаттың…”

0