Әбием өйрәткәндер

Безнең әни беркайчан да
Тупас түгел кешегә.
Авыр эшне җиңел куша
Хәтта минем ишегә.

— Кунак килә, — дип әйттеме,
Шуннан үзең аңлыйсың.
Инде өйдән беркая да
Чыгып чаба алмыйсың.

Башта савыт – сабаларны,
Идән юыштырасың.
Кыскасы, син, ялт иттереп,
Өйне җыештырасың.

Аннан соң инде үзеңне
Тәртипкә китерәсең.
…Әниемне әби шулай
Өйрәткәндер, күрәсең.

0