Минем әти алтын куллы,
Эшләмәгән эше юк.
Ә эшләгән эшләренә
Сокланмаган кеше юк.
Алтын куллы диеп аны
Мактап кына торалар.
Әти әйтә: “Минем эшне
Башкаралар кораллар”.
Беләм инде , ул кораллар
Әтисез ни кыралар?
Алар да бит алтын куллы
Кеше көтеп торалар.