***

Зәп – зәңгәр күк.
Ак болытлар
Талгын гына агалар.
Хәтфә чирәмнәрдә чалкан
Яткан бала – чагалар.

Хыяллары болытлардан
Югарыда очалар.
Ничек җиргә төшерик дип
Баш ваталар ич алар.

0