***

Томан әйләнде парга,
Ә пар әйләнде карга.
Кар төште дә басуга,
Сеңде әйләнеп суга.
Су уҗымны сугарды,
Игенгә куәт бирде.
Баш очымда, әйләнеп,
Тургайлар очып йөрде.

0