«Аллаһ боерса, дибез дә…»

***

Аллаһ боерса, дибез дә,

Аллаһ сакласын, дибез.

Беребезнең дә капкасын

Кайгы какмасын, дибез.

 

Аллаһта бөтен ышаныч,

Аллаһта бөтен терәк.

Бернәрсәгә тиңләшәлми

Аллаһтагы кодрәт.

 

Аллаһ бирә дә, ала да,

Аллаһта бөтен тотка.

Аллаһ озата җәннәткә

Йә җәһәннәмгә — утка.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *