***
Без киткәч тә, тормыш дәвам итәр,
Бу – хакыйкать, исбат ителгән.
Бабамнардан соң да җир йөзендә
Күпме чакрым юллар үтелгән.
Кошкайлар да күпме кышлар кышлап,
Күпме язлар безгә кайткандыр.
Бездән алда киткәннәр дә, бәлки,
Бу турыда уйлап яткандыр.
Ә мин исә һаман ышаналмыйм,
Төшеналмыйм кайбер серләргә.
Бер хәбәрсез ничек ятмак кирәк
Дөм караңгы салкын гүрләрдә.