Дөньяларым яктыра

Кол Шәриф дигән мәчет бар

Башкалабыз Казанда.

Көн саен азан тавышы

Яңгырап тора анда.

 

Намаз укыйлар мәчеттә

Мөселманнар бергәләп.

Мин дә кайчак бабам белән

Йөрим анда кергәләп.

 

Вәгазь тыңлыйм, намаз укыйм,

Дөньяларым яктыра.

Әйтерсең Кол Шәриф үзе

Мине чакырып тора.

0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *