***
Кояш та шәп карый, башым
Ял итсен дип беразга,
Чәчемне алдырган идем,
Охшап калдым бер тазга.
“Башың күзне чагылдыра …” —
Дигән була кызлар да.
Чыш та пыш килешкән булып
Көлешәләр үзара.
“Инде ни әйтерсез микән
Бу гамәлемә?” – диеп,
Икенче көнне мәктәпкә
Килдем түбәтәй киеп.
Көлмәделәр дусларым да,
Көлмәде апалар да.
Дин һәм йола дәрәҗәсен
Беләләр бит алар да.