***
Якты дөньяларга үзең
Китергәнсең бит, Ходам.
Күрәчәгем күрә — күрә,
Син сызган юлдан узам.
Зарланырга да ярамый,
Син түзәргә кушасың.
Тыныч кына кичерәбез
Бу тормышның нужасын.
Теләкләрем тели – тели,
Догалар укыйм көн дә.
Син кушканнан тайпылмасын
Дөньялыкта беркем дә.