Өлешем калсын иде

Дөньяга ник килгәнемне

Уйлар чак җитте инде.

Сабыйлыклар, юләрлекләр

Күптәннән үтте инде.

 

Бөтен узган юлларымны

Уйлап ятам – ятам да,

Игелекләр күп кылынган,

Юк түгел күк хатам да…

 

Барчасы да бер казанга

Җыелгандай гамәлләр.

Уйлап, очына чыгалмыйм,

Шундыйрак минем хәлләр.

 

Дөньялыкта хәзер беркем

Тегеләй, болай бул, димәс.

Кисәтү дә ясамаслар,

Йөрсәң дә иләс – миләс.

 

Шундый уйларга бирелеп

Кереп китәм тирәнгә.

Дөньялыкка ник килгәнмен?

Шундый сорау бирәм дә…

 

Тагын уйларга батамын,

Әйтерсең юк бер эшем.

Җирдә кош теледәй генә

Калсын иде өлешем…

0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *