Булат кунакка килгән дә
Мактана бабасына:
Бер шигем дә юк көрәштә
Баш батыр каласыма!..
Көрәш үтте, ләкин Булат
Батыр булып калмады.
Көрәш саен җиңү килми –
Булат шуны аңлады.
Бабасы әйтә Булатка:
-Алай да килгәнсең, — ди.
-Җиңелсәң дә син башкага,
Үзеңне җиңгәнсең, — ди.