Карак Саескан турында әкият

Яшәгән бер Саескан.
Айлар очкан, ел очкан.
Һәм кешеләр янына –
Бер авылга елышкан.
0a2f79ba6de3c024493706364e5e442f
Белмәгәнгә әдәпне,
Булган яман гадәтле.
Урлашып гомер иткән,
Хәтта алдакчы икән.
 
Оясын да биеккә –
Каенга корган ди ул.
Дөнья хәлләрен шуннан
Күзәтеп торган ди ул.
 
Ялтыр – йолтыр әйберләр
Кайчак төшеп калгалый.
Саескан югарыдан
Нәкъ шуларны сагалый.
 
Очып кына төшә дә
Авызына да каба.
Һәм күтәрелеп китә
Үз оясына таба.

3733906f4f58

 Кайчак тәрәз төбеннән
Сәгатьләр дә югала.
Гаепле була шунда
Уйнап йөргән бер бала.
 
 
…Язлар үтеп, җәй җиткәч,
Чуар тавык кинәттән
Унлап чебеше белән
Килеп чыкты келәттән.
62311163_4_1000x700_zhivaya-ptitsa-zhivotnye_rev002
Яшел чирәм өстендә
Йөгереште чебиләр.
Югарыда ни барын
Алар әле белмиләр.
 
Саескан ишегалдын
Күзәтмичә ятамы?
Әллә ничә урый ул
Берничә ихатаны.
 
Чебиләрне санаган:
         Уннан артып киткән, – ди.
Чөнки ул уннан артык
Саный белми икән, ди.
 
         Берсе булса да миңа
Ярап торыр, – дигән ди.
Менә шул уе белән
Якынгарак килгән, ди.
 
Чебиләрне бер читтә
Мырауҗан да саклаган.
Кикринурга ышанып,
Мырлап йоклап ятмаган.
 kot_morda_chernyy_belyy_udivlenie_1600x1200
Ә Саескан мәчене
Бөтенләй дә күрмәгән.
Мәче сакчы икәнне
Башына китермәгән.
 
Бер сап – сары чебигә
Очып төшүе булган,
Саесканның өстенә
Мәче уктай атылган.
 
Койрыгыннан ул аны
Эләктереп тә алган.
Саескан авызыннан
Чеби чыгып котылган.
 
Чебисез калу бер хәл,
Койрыкны мәче капкан.
Әйтерсең шалт иттереп,
Кыстырган ди бер капкын.
 
Койрыксыз калам, диеп,
Саесканның кот очкан.
Ничек кирәк, ул шулай
Котылырга тырышкан.
 
Котылырсың тиз генә,
Бер эләккәч мәчегә.
         Койрыксыз калам! – диеп
Кычкырган бар көченә.
 
Койрыксыз кош кош түгел.
Авыртудан да бигрәк,
Ничек кенә булса да,
Койрыкны саклау кирәк.
 
 
Канатлары мәчене
Уңлы – суллы кыйнаган.
Мәче дә җан иясе,
“Җиткәндер…” дип уйлаган.
 
Ычкынган да Саескан
Бер агачка кунган, ди.
Һәм үзен бик җентекләп
Карарга тотынган, ди.
900541 
Шул кадәре кайгыдан
Йоннары  агарган, ди.
Авыртуга түзмичә,
Койрыгы кабарган, ди.
 
Кабару гынамы соң,
Озынаеп киткән, ди.
Шундый озын койрык
Үзенә килешкән, ди.
 
Сиртмә койрык булса да,
Һаман карак икән ул.
Сабак ала белмәсәң,
Бигрәк харап икән ул…
0