20 нче ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды (Әлмәт шәһәренә — 60, Әлмәт нефтенә — 70 ел). Тантана Әлмәт шәһәренең драма театры бинасында шыгрым тулы зал белән үтте. Анда безнең район язучылары һәм шагыйрьләре дә катнашты. Алар барсы да Татарстан Язучылар берлегенең рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.