Сайтыма керүче барлык якташларымны, милләттәшләремне Яңа ел белән тәбрик итәм! Барыгызга да саулык — сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаилә иминлеге, эшләрегездә зур уңышлар телим. Бәхетле булыгыз!
Яңа ел ул яңа инде,
Иске ел булмас әле.
Шатлыгын да, бәхетен дә
Кызганып тормас әле.
Иске елның яңа кары
Йомшак итеп сала юл.
Бөтен яхшылыгың белән
Хуш киләсең, Яңа ел!
Яңа ел алдыннан район үзәгендә капиталь ремонттан һәм реставрациядән соң Мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты.
Мөслим Мәдәният йортында якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Зифа Басыйрованың бюстын ачу тантанасы булды.
Яңа ачылган Мәдәният йорты залында «Агромастер» берләшмәсе генераль директоры Илгиз Исламовның туган ягыбыз табигатенә багышланган фотокүргәзмәсе ачылды.
Элекке «Колос» кинотеатры бинасында яшьләр өчен «Дуслар клаб» исемендәге кафе — күңел ачу үзәге ачылды.