Рәсәйнең атказанган хәрби очучысы, авиация дивизиясе командиры урынбасары, запастагы полковник, “Сүнмәс дәрт” клубының актив әгъзасы, Мөслим егете, җырчы Рәшит Шафиковның 65 яшьлек юбилее уңаеннан

Мөслим исемен күтәрдең
Җиденче кат күкләргә.
Ышанырга була икән
Рәшит кебекләргә.
Чыктың да очтың Мөслимнән,
Кем куйды сиңа канат?
Ләкин үзеңне йөрдең син
Һәрчак мөслимле санап.

Күкләрне айкап очсаң да,
Җирдә калдың, Мөслимдә.
Туган якка мәхәббәтнең
Иң көчлеседер синдә.

Затлы нәсел баласына
Шулай булу кирәктер:
Мөслимә, Имберле кебек
Гаиләләр сирәктер.

Ялдагы полковник мин, дип,
Тыныч кына ятмыйсың.
“Сүнмәс дәрт” кә ялкын өстәп,
Матур җырлар ятлыйсың.

Синең белән бергә җырлау
Безгә дә бит көч бирә.
Син катнашкан концертларны
Алкышлый якын – тирә.

Атказанган очучы син,
Җитмәсә полковник та.
Үзең шундый дәрәҗәле,
Ә үзең гади бик тә.

Очучы да, җырчы да син,
Тәрбияче яшьләргә.
Язсын әле сау – сәламәт
Озын – озак яшәргә.

0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *