16 нчы гыйнвар көнне Мөслимлеләр «Яңа гасыр» телевидениесенең «Җырлыйк әле» тапшыруына төшү өчен бардылар. Минзәләлеләр белән дә көч сынашырга туры килде. Шулай итеп, бер көнне ике тапшыру өчен җырлап кайттык. Тапшыруны февраль аенда эфирга чыгарырга вәгъдә бирделәр.