17 нче гыйнвар көнне район үзәк китапханәсендә якташ язучыбыз Факил Сафин һәм балалар шагыйре, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе Рәшит Бәшәр белән ветераннар очрашты. Ветераннар кунакларга, җырлап — биеп, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, Факил Сафинны 60 яшьлек юбилее белән котладылар. Язучы турында Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе язучы һәм драматург Фоат Садриев,шагыйрь Рәшит Бәшәр, шагыйрә Лилия Садриева, район хакимияте урынбасары Рушат Солтановлар сөйләде һәм тәбрикләде.