Хәтерләрне яңарттык

17 нче гыйнвар көнне Күбәк урта мәктәбенә шул мәктәпне тәмамлаган һәм республика күләмендә танылу алып, бакыйлыкка күчкән күренекле шәхесләргә элмә такталар кую тантанасы булды. Чираттагы элмә такталар Рәсәйнең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Наил Әюпкә һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Харрас Әюпкә багышлап куелды. Бу тантанага кунак булып Түбән Камадан Наил Әюпнең туганы Мөнәвәр Әюпов, Харрас Әюпнең апасы Хәкимә Әюповалар да килгәннәр иде. Чарада язучылар Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Роза Хәбибуллина, Лилия Садриева, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, район хакимияте башлыгы урынбасары Рушат Солтанов һәм башка кунаклар катнашты. Гөлназ Шәмси инициативасы белән башланып киткән бу патриотик изге эшкә Иске Карамалы авыл җирлеге, Күбәк урта мәктәбе, Иске Карамалы мәдәният йорты коллективлары бик теләп кушылганнар. Чара камил дәрәҗәдә тәрбияви, ныклы әзерлекле булуы белән аерылып торды. Башка авыл җирлекләре дә мондый эшләрдән читтә калмасын иде.

DSC06195 (NXPowerLite)  DSC06194 (NXPowerLite)  DSC06193 (NXPowerLite)DSC06192 (NXPowerLite)  DSC06197 (NXPowerLite)  DSC06200 (NXPowerLite)DSC06202 (NXPowerLite)  DSC06203 (NXPowerLite)  DSC06204 (NXPowerLite)DSC06206 (NXPowerLite)  DSC06215  DSC06211 (NXPowerLite)DSC06213 (NXPowerLite)  DSC06214 (NXPowerLite)  DSC06219 (NXPowerLite)

0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *