Миргарифанга — 60 яшь

DSC05775 (NXPowerLite)DSC06443 (NXPowerLite)DSC06450 (NXPowerLite)

DSC06459 (NXPowerLite)DSC06474 (NXPowerLite)DSC06477 (NXPowerLite)DSC06469 (NXPowerLite)DSC06455 (NXPowerLite)DSC06444 (NXPowerLite)DSC06451 (NXPowerLite)DSC06452 (NXPowerLite)DSC06471 (NXPowerLite)

Тулар – тулмас айда тугансың да
Син бер дигән Кеше булгансың.
Спорт, мөгаллимлек нигә сиңа,
Безнең белән йөре моннан соң.

Син болай да сәнгатьнеке инде,
Ходай сиңа тавыш, моң биргән.
Зифа апа, Наил Әюпләрнең
Дәвамчысы итеп иңдергән.

Син Мөслимнең Хәйдәр Бигичевы,
Салаватлар торсын бер читтә.
“Өченче көн тоташ кар ява…” дип
Җырлауларга синең ни җитә.

Син сәхнәгә чыгып басу белән,
Мөслим даны китә югары.
Синең кебек бәгырьләргә кереп,
Айкап чыккан җырчы юк әле.

Җырла, Миргарифан, бертуктамый,
Җырлау сиңа бик тә килешә.
Сиңа микрофон да кирәк түгел,
Ишетәбез шушы килеш тә.

60 тулды, бабай булдым, диеп,
Кәефеңне берүк төшермә.
Синең моңнар бик тә кирәк әле
Татар булган һәрбер кешегә.

Җилләр безгә сәлам китерә күк
Яңа Сәфәр, Мөслим, Муханнан.
Озак еллар ишетергә язсын:
“Бу җыр сезгә Миргарифаннан!”

15.02.14.

0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *