19 нчы февраль көнне «Яңа гасыр» телевидениесендә якташ язучыларыбыз Фоат Садриев, Илүсә Нәбиуллина һәм Мөҗәһит Әхмәтҗановлар «Кара-каршы» тапшыруында катнашты. Анда бүгенге көн татар әдәбиятының торышы, теле, аны саклап калу, үстерү һәм пропагандалау мәсьәләләре уртага салып тикшерелде. Тапшыру эфирга якын көннәрдә чыгар дип көтелә.