Укытучы, мәктәп директоры, КПССның Мөслим райкомы секретаре, район Советы башкарма комитеты рәисе, «КамАЗ» двигательләре заводы директоры урынбасары, Татарстан мәгариф министрлыгының укытучыларга өстәмә белем бирү буенча работнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Диктат Әхмәтгали улы Галиевкә шушы көннәрдә 80 яшь тула.Аны шушы гомер бәйрәме белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез.
“Тормыш юлымны кабатларга туры килсә, һичшиксез, укытучы һөнәрен сайлар идем”, – ди Диктат Галиев. Татар авылында яшәүче гади колхозчылар баласы, авыл мәктәбендә рус теле укытудан башлап, Яр Чаллы шәһәрендәге иң олы мәктәпләрнең берсендә директор була. лаеклы ялга чыккач та, Диктат Әхмәтгалиевич әле бик күп еллар Казан мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтында укыта. 30 елдан артык гомерен педагогикага багышлый ул.
– Диктат Әхмәтгалиевич, Сезнеке кебек исемне беренче тапкыр ишетәм. Исемегез белән бәйле кызыклы вакыйга да бардыр?
– Мин туган көнне бездә колхоз тормышын көйләргә җибәрелгән шәһәр кунагы кунган. Диктат исемен әтигә ул тәкъдим иткән. Янәсе, “мин кушканча эшләргә” дигәнне аңлата. Әти риза булган һәм авыл советына киткән. Ул кайткач, бабай аңа: “Нинди Диктат, исламда андый исем юк. Бар сельсоветка, метрикасына Рифкать дип яздыр”, – дигән. Әти тагын сельсоветка киткән. Аннан кайткач, әни аңа: “Акылдан яздыңмы әллә? Нинди Рифкать тагын? Авыл юләренең исемен кушаргамы? Улыңның тиле булып үсүен телисеңме?” – дигән. Әти сельсоветка өченче тапкыр барган һәм мине Диктат дип яздырып кайткан.
Иң кызыгы шул: җиде яшькә кадәр мине Мөслимдә Гектар дип йөрткәннәр. Кемдер ишетеп бетермәгән дә, авыл буенча тараткан: янәсе, Әхмәтгали тәмам колхоз дип саташкан, улына да гектар дип исем кушкан.
– Ни өчен сез укытучы һөнәрен сайладыгыз? Мәктәп эше нәрсәсе белән җәлеп итте? Күпләр бит аны дәрәҗәле дип санамый, хезмәт хакы да югары түгел..
– Ул чорда без – авыл балалары – бернинди дәрәҗә турында да уйламадык. Иң элек без Ватаныбызга, халкыбызга файдалы, кирәкле булуны беренче планга куйдык. Укытучылар миңа: “Син яхшы педагог булыр идең”, – диләр иде. Минзәләдә педагогия училищесы барлыгын белә идем, мәктәпне тәмамлагач шунда керергә дип киттем. Әтиемнең мине механизатор итеп күрәсе килде. Минзәләгә килеп, мине училищедан да алып китәргә йөрде, әмма мин аны тыңламадым. Курсташларым бик әйбәт булды. Күпчелеге бик яхшы педагогларга әверелде. Кайберләре әдәбиятка кереп китеп, танылдылар. Мәсәлән, язучы Газиз Мөхәмәтшин, шагыйрьләр Ләбиб Айтуганов һәм Рәшит Гәрәй. Училищены кызыл дипломга тәмамладым һәм, Мөслимгә кайтып, үз мәктәбемдә рус теле һәм әдәбияты укыта башладым.
– Беренче эш көннәре истә калдымы?
– Әлбәттә, башта җиңел булмады. Мәктәп зур, 800 укучы, сыйныфларда кырыктан артык бала… Хезмәттәшләрем бик нык булышты. Мин бит үземнең укытучыларым янында эшли башладым. Укучылар исә минем монда укыганымны, педучилищены кызыл дипломга тәмамлавымны белә иде.
– Мәктәп директоры булып эшли башлаганда Сезгә нибары 25 яшь булган. Җитәкчелек итү куркытмадымы? Сез бит республикада иң яшь мәктәп директорларының берсе булгансыз.
– Вазыйфаларымны үтәгәндә башта үземне уңайсыз хис итә идем. Үзеңнән олыларга, сине бала чагыңнан ук белгән, сине укыткан кешеләргә күрсәтмәләр һәм йөкләмәләр бирү иң кыены булды. Башта директор булырга ризалык бирүемә нык үкендем. Анннан соң ничектер ияләштем. Ул чорларда авыл мәктәпләренә директор итеп ир-атларны куярга тырышалар иде, чөнки аларга бик күп физик хезмәт йөкләнде. Минем хуҗалыкта 6 бина, 37 мич бар иде, аларны кыш буе ягарга кирәк. Җәй буе кулдан мотопычкы төшмәде, мәктәп өчен, укытучылар өчен утын әзерләдек. Мәктәпнең 250 гектар җир участогы да бар иде, анда эшләдек. Мин җәйге ялның нәрсә икәнен дә белмәдем. Соңрак, районда беренчеләрдән булып, җылылык системасы көйләдек, мичләрне алыштырдык, генератор таптык, электр үткәрдек. Күрәсең, шушыларны күреп, партия район комитетының беренче секретаре үзе янына алырга булган. Мин икенче секретарь булып эшли башладым, мәгарифнең кураторы булдым.
Аннан соң Мөслим районы башкарма комитеты рәисе итеп билгеләделәр, унөч елдан соң “КамАЗ”га күчерделәр, анда мин двигательләр ремонтлау заводы директоры урынбасары булып эшләдем. Әмма яңадан мәктәпкә кайттым. Мине Яр Чаллыдагы 13 нче мәктәп директоры итеп билгеләделәр.
– 90 нчы еллар Чаллы өчен бик гади булмады. Ул еллар ничегрәк истә калды?
Татар иҗтимагый үзәге активистлары безнең мәктәпнең татар мәктәбе булуын таләп итте… Хәлдән чыгар өчен без беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәр укыту татар телендә булган татар-рус мәктәбе оештырырга булдык. Уртанчы сыйныфларда ата-аналар баланың фәннәрне нинди телдә үзләштерүен үзләре хәл итәчәк. Яңа кагыйдәләр мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балаларга гына кагылды. Шулай итеп, хәлне бераз йомшарттык шикелле. Белгәнемчә, 13 нче мәктәп хәзер дә татар-рус мәктәбе дип атала һәм ел саен телне тирәнтен өйрәнүче бер сыйныф җыя. Ата-аналар анда балаларын үз теләкләре белән бирә.
– Сез мәктәптә барысын да ничек бар шулай калдыру яклымы яисә үзгәрешләр булуын телисезме?
– КПССның республика өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табеевның сүзләре искә төшә. Ул “илдә ике өлкәдә: авыл хуҗалыгы һәм мәгарифтә беркайчан да тәртип булмаячак, чөнки һәркем бу өлкәләрдә реформа үткәрергә омтыла” дигән иде. Мәктәптә өч дистә ел эшләү дәверендә мин ул бетмәс-төкәнмәс, вакыты белән мәгънәсез, реформалардан туеп беттем. Бер караганда ун ел укыйсы, аннан – унбер ел, яңадан – ун ел, я “Сәламәтлек” программасы кертәләр, я кабинет системасын… Бер вакыт мәктәп тәмамлаучыларны, авылдан җибәрмичә, савымчы, терлекче, механизатор итеп мәҗбүри эшләттеләр. Мин чып-чын консерватор булдым: югарыдан төшерелгән циркулярларны үтәргә беркайчан да ашыкмадым. Һәрнәрсәгә үз фикерем, үз карашым булды. Ә бу, үзегез беләсез, беркайчан да макталмады…
– Хәзер профильле вузларны бетерү турындагы мәсьәләне тикшерәләр. Педагогия институтлары я классик университетларның бер өлеше булачак яки аларны белем бирү үзәкләренә үзгәртәчәкләр. Укытучылар әзерләү өчен профильле белем бирү – мәҗбүри шартмы?
– Мин һөнәри педагогик белем бирү сакланырга тиеш, дип саныйм. 2-3 айда укытучы әзерләп булмый…
Аннан соң мәктәп белән профессионал булмаган кешеләр идарә итүгә каршы мин…
– Бердәм дәүләт имтиханнарына мөнәсәбәтегез ничек?
– Тест тапшырганда очраклылык элементы югары. Бу система аеруча гуманитар фәннәргә, тарих һәм әдәбиятка, яраклы түгел… Моннан тыш, хәзерге заман абитуриентларының күпчелеге сөйләм телен белми, ә БДИ бу проблеманы арттыра гына. Әлеге имтиханнарны рус телендә генә тапшыру да фәннәрне татар телендә укытуга тискәре йогынты ясый. Без татар мәктәпләрен югалта барабыз. Ата-аналар “Ни өчен баланы татар мәктәбенә бирергә, БДИны бит ул рус телендә тапшырырга тиеш”, – дип уйлый.
– Диктат Әхмәтгалиевич, кайчан да булса, барысын да ташлап, үзегезне башка өлкәдә сынап карыйсыгыз килмәдеме?
– Педучилищены тәмамлагач, кинәт кенә очучы буласым килде. Ул вакытта бу модада иде, һәр малай космонавт яисә очучы булу теләге белән янды. Медкомиссияне үттем һәм 18 яшемдә Вольск авиатехника училищесына укырга кердем. Бер айдан миңа Энгельстагы ерак авиация училищесына күчәргә тәкъдим иттеләр. Әмма күпмедер вакыттан соң, бөтен романтика һәм космонавт булу теләгем юкка чыкты. Отчисление турында гариза яздым – кире бордылар. Икенче тапкырында да шул ук хәл кабатланды. Училище начальнигы берничә тапкыр үзе янына чакырып сөйләште, әмма мине калырга үгетли алмады. Мин кече Ватаныма – Мөслимгә кайттым һәм, ике дә уйлап тормыйча, мәктәптә эшли башладым.
– Хәзерге укучыларга һәм укытучыларга нәрсәләр теләр идегез?
– Коллегаларыма – лаеклы хезмәт хакы, сабырлык, укучыларны ярату, ә балаларга лаеклы кешеләр булып үсүләрен, Ватаннарын – Россия Федерациясен һәм Татарстанны яратуларын теләр идем. Киләчәк алар кулында.
– Диктат Әхмәтгалиевич, Сез гаиләгез, балаларыгыз, оныкларыгыз турында әлегә бер сүз дә әйтмәдегез…
– Гаиләмдә мин – бәхетле кеше. Тормыш иптәшем Зөһрә белән, бер-беребезне аңлап, матур гомер итәбез. Гаилә коруыбызга 55 ел тулды. Ике кыз үстердек, алар шулай ук әтиләре һөнәрен сайлады, педагогик белем алды. Лилия – физика-математика факультетын, Гүзәлия химия-биология факультетын тәмамлады. Икесе дә мәгариф системасында эшли. Гүзәлия – психология фәннәре кандидаты. Оныгыбыз Айсылу да безнең һәнәрне үз итте, кандидатлык диссертациясе яклады, мәктәптә эшли, татар, рус, инглиз, испан телләрен яхшы белә. Айнур МГИМОны тәмамлады. татар, рус телләреннән кала, француз, инглиз һәм гарәп телләрен белә. Димәк, безнең эшне лаеклы рәвештә балаларыбыз һәм оныкларыбыз дәвам итә. Безнең яшьтәге кешеләргә шуннан да зур куаныч булырга мөмкинме соң?!
Әңгәмәдәш – Ләйсән Ситдыйкова.
(“Татарский мир” газетасыннан (№2 (6325), 2011) кыскартып алынды).