2014 нче елның 12 нче мартында Мөслим лицеенда «Тарих һәи әдәбият дәресләрендә укытуның яңа формалары һәм нәтиҗәлелек» темасына регионара семинар үтте.Түбәндәге укытучылар ачык дәресләр күрсәтте:Әхмәтгалиева Р.Ә., Иванов А.В., Мадьяров И.И., Җәләева С.Н., Хәлиуллина Л.И., Хаҗиева С.Р. Семинарның теоретик өлешендә («1950 — 1960 нчы елларда СССРда авыл хуҗалыгының социаль — икътисади үсеше») укучыларның чыгышлары тыңланды. Кунак булып, семинарга Исламов З.И. һәм Әхмәтҗанов М.З. килгән иде.