Язучы – журналист, шагыйрь, һәвәскәр археограф, җир төзүче инженер, Совет солдаты, партоешма секретаре, колхоз рәисе урынбасары, КПССның Сарман районы комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, “Социалистик Татарстан” газетасының махсус хәбәрчесе, “Сарман” район газетасының җаваплы мөхәррире, робагыйлар остасы , күп кенә китаплар һәм җырлар авторы, шәҗәрәләр төзүче, һәвәскәр тарихчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Рәфыйков, Р.Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Рәсәй гуманитар академиясенең Мактаулы академигы, бүгенге көндә лаеклы рәвештә ял итүче Дамир Хәйрулла улы Гарифуллинга 75 яшь тулды. Шушы көннәрдә Сарман мәдәният сараенда аның юбилеена багышланган зур тантана булды. Юбилейда Мөслим районыннан язучының каләмдәшләре Фоат Садриев һәм Мөҗәһит Әхмәтҗановлар катнашты.