Булатның көе килдеме,
Бабайның көе кирәк.
Бабай гармунда уйнаса,
Шәп итеп бию кирәк.
Бабай сыздыра гармунда,
Булат бии өздереп.
Әтисен дә, әнисен дә,
Әбисен дә уздырып.
Бабай, арып, җырга күчә,
Булат, бәлки, туктар, ди.
Әнисен дә ял иттерер,
Бәлки, бераз йоклар, ди.
Туктыймы соң, бии Булат
Кул чабып, чүгә — чүгә.
“Күз тимәсен” дип торалар
Орчыктай биючегә.