«Мин быел авылга кайттым…»

Мин быел авылга кайттым
Бабамнарга кунакка.
Сандугач, күке тавышы
Әле һаман колакта.

Чишмә суларын да эчтем
Улактан учка алып.
Балык тоттым бабам белән
Табигатькә сокланып.

Бал кортларын карашканда,
Төтеннәр дә өрдердем.
Кыскасы, җәен авылда
Күрмәгәнемне күрдем.

Авыл балалары шуңа
Акыллы, зирәк икән.
Аңа кунакка булса да
Кайтырга кирәк икән.

0