Аквариумда балыклар
Нишләргә дә белмиләр.
Кешедән дә курыкмыйлар,
Ә чакырсаң, килмиләр.
Аквариумда балыклар
Эленеп тик торалар.
Әллә күзләрен шар ачып
Йоклый микән соң алар?