Сез дә Яңа гасырныкы,
Без дә Яңа гасырдан.
Кайнап чыккан сәламнәрне
Бүген сезгә тапшырам.
Бу гасыр – яшьләр гасыры,
Бәхет телик без аңа.
Гасырларның гасыры бу,
Чөнки бит ул өр – яңа!
Без – Яңа гасыр яшьләре,
Юлларда юк киртәләр.
Көн саен яңа җиңүләр,
Дан китерә иртәләр.
Лицеебыз берәү генә
Мәктәпләр арасында.
Беренче булып барабыз
Кай яктан карасаң да.
Олимпиада дисеңме,
Сәнгатьне аласыңмы…
Бездә генә иң уңганнар:
Өлкәне, баласымы…
Лицейлылыр бирешмәде,
Сынатмас ул бүген дә.
Йолдызлар булып балкырбыз
Мөслимебез күгендә.
Хөрмәтле тамашачылар!
Сезгә дә бар сүзебез:
Ялгышсак, ачуланмагыз
Һәм тимәсен күзегез.