Яз җылысын каян тоеп,
Ничек белеп тугансыз.
Шуңадыр инде, шуңадыр
Гали Диктат булгансыз.
Безнең өчен Сез һәрвакыт
Укытучы – мөгаллим.
Тормышка күзне ачучы,
Остазыбыз һәм галим.
Безгә һәрчак канат куеп,
Үсендереп тордыгыз.
Чыгымчылый башладыкмы,
Дөрес юлга бордыгыз.
Хак булса, Сезне бүген дә
Сөйлиләр тик ятмый дип.
Лекцияләр укып йөри,
Өенә дә кайтмый дип.
Бөтен өлкәдән хәбәрдар
Ничек була белдегез?
Сез игенче һәм терлекче,
Укытучы идегез.
Бакчачылык эшенә дә
Бик мөкиббән киттегез.
Шуңа торган җирегезне
Җәннәт — бакча иттегез.
Музыканы яраттыгыз,
Нечкә иде күңелегез.
Безнең һәр уңышыбызны
Дан – шөһрәткә күмдегез.
Горурланабыз ихластан
Сезнең белән бүген дә.
Чөнки Сез якты йолдыз бит
Мөслимебез күгендә.
Ходай Сезгә сәламәтлек,
Бәхет, шатлык китерсен.
Дөньяда иң мәхәббәтле
Диктат бабай иттерсен.