2013 – 2014нче уку елында үтәчәк район укытучылар конференциясенә укучылар котлавы

299272Район башлыгыбыз яңа –

Рамил Хәмзә улы.

Лицей укучысы бит ул,

Аңа өмет бик олы.

 

Тәҗрибә күп үткәрәләр

Укыту өлкәсендә.

Нинди алым булса да, ул –

Укучы җилкәсендә.

 

Укытучылар да безне

Куя микән кызганып.

Әллә алар һәр алымга

Торалар җиң сызганып.

 

Сингапурча белем алу

Безгә дә тәтер микән?

Киләчәктә бу алымнар

Ниләр күрсәтер икән.

 

Җәйге универсиада

Узды быел Казанда

Рәсәй Казан аркасында

Зур уңышлар казана.

 

Без дә спорт яратабыз,

Тик шартлар бетми җитеп.

Уйласын иде абыйлар

Бу хакта тирән итеп.

 

Мәктәпләргә ремонтны

Ясап кына торалар.

Төзүчеләр көн – төн эшли,

Рәхмәт, булдыралар!

 

Матур сыйныф бүлмәләрен

Без дә бизәрбез әле.

Белем диңгезен колачлап,

Без дә йөзәрбез әле.


Бердәм дәүләт имтиханы

Безгә дә калыр микән?

Яңа алымнарга күчкәч,

Әллә югалыр микән?

 

Укулар гел билгеләрсез,

Сынаусыз булсын иде.

Апалар да, әниләр дә

Гел мактап торсын иде.

 

Безнең лицейда укыту

Үрнәккә куя торган:

Фаил абый Ногманов

Рәсәйне шак катырган!

 

Баек мәктәбен мактыйлар-

Җиңеп чыккан ярышта.

Без дә ярдәм итешербез,

Шулай булыйк һәр эштә!

 

Ярыш булгач ярыш инде,

Без дә калмыйбыз читтә.

”АйТи Чемпион” да оттык,

Аңа куандык бик тә!

 

Мөслимебез матурлана,

Төзекләнә көн саен.

Укуда да без алдынгы

Булырбыз үскән саен.

 

Экология елы бу,

Мөслим дә шау чәчәктә.

Бүгенгедән матуррак

Булыр ул киләчәктә.

 

Чүп – чарлардан да арыныр,

Оҗмахка тиң булыр ул.

Тирә – якка дан таратып,

Әле балкып торыр ул.


Рәхмәт яусын хөкүмәткә:

Артты хезмәт хакыгыз.

Безнең турда уйларга да

Бардыр бераз хакыгыз.

 

“3” не “4”кә, “4”не “5” кә

Күтәргәләп куегыз.

Сезнең хакта бары яхшы

Булыр безнең уебыз.

 

Шаярып кына әйтәбез,

Чынга ала күрмәгез.

Без сездән бик тә канәгать,

Ялгыш юлга кермәгез!..

 

Балалар бакчасында да

Үзгәрешләр җитәрлек:

Ул УМК, ул ФДТ…

Уйласаң ис китәрлек!

 

Әй апалар, сез болай да

Шәп тәрбия бирәсез.

Менә безгә карагыз сез:

Нәтиҗәне күрәсез!..

 

Киләчәктә мөгаллимнәр

Форма киярләр микән?

“Инде монсын кемнәр уйлап

Тапкан?” диярләр микән?

 

Мәгарифтә үзгәрешләр…

Бер дә куркып тормагыз!

Булган, бара, булачак ул,

Баш кына катырмагыз, яме!

 

Яңа уку елы белән!

Сау – сәламәт булыгыз!

Мәктәпкә, безгә карата

Гел игелек кылыгыз!

 

Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле  абыйлар һәм апалар!

Яңа  уку елы мөбарәк булсын!

0