Оныклар белән

Оныклар килә

Мәктәптән кайткач.

Оныклар китә

Тик кояш баткач.

 

Оныклар белән

Бергә үсәбез.

Сыйныфларга да

Бергә күчәбез.

 

Чөнки мәсьәлә,

Мисал чишәбез.

Көн дә максатка

Без ирешәбез.

 

Балалар безгә:

-Картаймагыз! – ди.

-Бала караудан

Сез таймагыз! – ди.

 

Оныклар карап,

Гомерләр үтә.

Ходаем белсен,

Алда ни көтә?

 

Үзләре безне

Карарлар  микән?

Ата – анага

Санарлар микән?

 

Менә бүген дә

Онык көтәбез.

Тавышы килде:

-Кунып китәбез!..