Булат белән Ак кашка Опубликовано 03.11.2013 автором Борын – борын заманда Үзебезнең Казанда Яшәгән, ди, бер малай, Начар булмаган алай. Исеме булган Булат, Хыялланганы – гел ат. Укулар бетү белән, Ямьле җәй җитү белән, Күчтәнәч тотып кулга, Киткән, ди, ул авылга. Әби белән бабайда Кунакта булган Булат. Уйнап кына йөрмәгән, Көн дә җиккән, ди, ул ат. Утынын да кайтарган, Печәненә дә барган. Эшли – эшли бик арган, Атын көчкә тугарган. Сабантуйның җиткәнен Сизә икән Ак кашка. Җиргә типкән дә әйткән: — Җикмәгез мине башка, Әзерләгез чабышка! Булат белән бабасы Шундый уйга килгәннәр: Сабантуйга малкайны Әзерлибез, дигәннәр. Ак кашканы шул көннән Арбага җикмәгәннәр. Хезмәтче итмәгәннәр. Яныннан китмәгәннәр. Яхшылап караганнар, Ялларын тараганнар. Яланнарда көткәннәр, Хәтта су да керткәннәр. Сабантуйга әзерләү Булмаган , ди, җиңелдән. Бу җаваплы шөгыльгә Булат үзе җигелгән. …Әллә ниләр уйлаган. Таң белән үк уянган. Ак кашкага атланып, Болыннарны буйлаган. Таң кошлары тавышын Ишетеп хәйран калган. Ак кашка белән парлап, Үзенә гайрәт алган. Ә җәнлекләр, аптырап, Башта карап торганнар Һәм, файдабыз тисен дип, Ярыш оештырганнар. Ак кашканы узарга Тырышып караганнар. Көннәр буе узышып, Куышып арыганнар. Ак кашкага канатлар Үскән кебек тоелген. Ул чапканны карарга Бөтен җәнлек җыелган. Шәһәр малае Булат Аптырап калмаган, ди. Ул аны авылдагы Зоопарк дип аңлаган, ди. Чөнки монда җәнлекләр Бик усал түгел икән. Киресенчә, аларга Шундый күңелле икән… Тезелешеп утырып, Күзәткәннәр, ди, атны. Ат өстендә җилдергән Үзебезнең Булатны. Ат чапканны карарга Бөтен кошлар килгән, ди. (Сиртмә койрык саескан Алдан хәбәр биргән, ди) Ат өстендә Булат та Очып кына бара, ди. Күгәрченнәр күргән дә: -Карале син, кара, – ди, — Бу бит безнең кунак, – ди, – Үзебезнең Булат, – ди. Гөр дә гөр килешкәннәр, Үзләре көлешкәннәр. Башка күгәрченнәргә Шат хәбәр өләшкәннәр. Урмандагы бар җәнлек, Хәтта усал бүре дә Җыелганнар аланга Ак кашканы күрергә. Һәрбер җәнлек, һәрбер кош Үз телендә гәп корган. Аларның тавышыннан Урман яңгырап торган. Барысының телендә: — Менә сиңа тамаша!..- Тамашаның зурысы – Сабантуй якынлаша. Көттермәгән сабантуй, Гөрләп килгән авылга. Бүләкләр дә җыйганнар Колгалар тотып кулга. Гармуннар уйнаганнар, Биегән, җырлаганнар. Сабанчы батырларны Мәйданда зурлаганнар. Көрәшчеләр көченнән Мәйданнар дер селкенгән. Баганадагы әтәч Канатларын җилпегән. Безнең Булат аларның Күрмәгән, ди, берсен дә. Чөнки ул кара таңнан Ак кашканың өстендә. Булатның да, атның да Дөп – дөп тибә, ди йөрәк. Ярышларда ничек тә Артта калмаска кирәк! Сабантуйның бар яме Ат чабышы булганга, Бөтен кеше гөр килеп Җыелганнар болынга. Дистәләгән чабышкы Йөргән, ди, биеп кенә. Борыннарын киң ачып, Башларын чөеп кенә. “Һайт!” дип бер кычкыруга, Атлар алга омтылган. Ак кашканың ялына Булат бик нык тотынган. Шулчак урман ягыннан Очып килгән, ди, бөркет. Ак кашка , аны күреп, Чак китмәгән, ди, өркеп. Сандугачлар, тургайлар, Җыелып ат өстенә, Үзләренең җырларын Сипкәннәр бар көченә. Урмандагы һәр җәнлек Сабантуйга ашыккан. Бар көченә йөгереп, Кабан дуңгызы чыккан. Ак кашканың аяклар Җиргә дә тими икән. Башка чабышкыларга Берни сиздерми икән. …Беренче килгән Булат, Кашкасын кысып кочып. Чөйгәндә җиңүчене, Чүт китмәгән, ди, очып. Сабантуйны бар җәнлек, Кошлар бәйрәм иткән, ди. Шуның белән, дусларым, Әкият тә беткән, ди. 0 0