Шарадалар

(Яшерелгән сүзне иҗекләре яки
хәрефләре аша эзләп табу)

Иҗекләрем өчәү дә,
Ике генә сүз миндә.
Шул кечкенә бер илдә
Яшисеңдер бит син дә.
(Татарстан)

Ике сүздән торам мин,
Соңгысы — күк җисеме.
Мине белмәсәң – оят,
Йә әйт, мин кем исемле?
(Тукай. Исеме – Габдулла)

Милли дә ул, тәмле дә,
Тора ике иҗектән.
Ә иҗекләр бертөрле.
Дөрес яз син ничек тә.
(Чәкчәк)

Ике иҗектән торам мин,
Һәркайсы аның – савыт.
Шул иҗекләремне куш та
Күсе, тычканнарны тот.
(Капкын)

Исемем “К” дан башлана,
Ә җисемем – башкала.
“З” ны “Б” га алыштырсаң,
Хайван исеме ясала.
(Кабан)

Ике иҗектән тора ул,
Беренчесе – явым – төшем.
Икенчесе – аның төсе.
Икесе бергә — юньсез кеше.
( Карак)

Беренче сүз –Ыкта йөзә.
Икенче сүз – Ык үзе.
(Казык)

Сабантуйның үзәгендә,
Үзендә ике иҗек.
Һәр иҗектә — өчәр хәреф.
Исеме аның ничек?
(Билбау)

Бабай да мин,
Баҗай да мин,
Энекәш тә,
Яшьтәш тә.
Абый белән
Җизни дә мин.
Әйтче, мин
Ничә яшьтә?
50 нең өстендә

Акрошигырь

(Һәр юлы шигырь исеме хәрефләренә
башланган шигъри әсәр)
Булат
Булганның да булганы,
Уңганның да уңганы.
Ләкин шунсы бик кызык:
“Арыдың, ял ит”, — дисәң,
Тотына эшкә, кызып.

 

Азат
Атлыгып тора һәр эшкә,
Заманнан калмый артка.
Аңа карап зарланмый да,
Тик абруй гына арта.

 

Ләйсән
Ләйсән яңгыр явып үтте,
Әй рәхәт соң авылда!
Йөрмисең ничек чирәмдә,
Син авыл кызы бул да…
Әнә күренде кояш та,
Нурлары уйный юлда.

 

Сандугач
Сайра, сары сандугачым,
Алсу таңнар атканда.
Нечкә хисләрем кузгат син
Дөньяны уятканда.
Урмандагы бар кошлар да,
Гөлләр сине сөйсеннәр.
й – яй матур сайрый да соң,
Чын могҗиза! — дисеннәр

 

Омонимлы шигырьләр

 

(Күп мәгънәгә ия булган сүзләр)
Кара, бөтен дөнья ап – ак,
Ә өстәлдә — кара икмәк.
Ашап кара син икмәкне,
Ходай биргән ул хикмәтне.

 

Булат ята төш күреп
Безнең Булат кечкенә,
Кечкенә дә төш кенә.
Әбисендә кунакта
Ярата гел төш кенә.
Төш вакыты дип тормый,
Булат ята төш күреп.
Чикләвек төше ашый,
Имеш, урманга кереп.
Әбисе эзли аны:
—                        Улым, син кай төштә? – ди.
—                        Бәбкәләрне алып кайт,
Су буена төш тә, — ди.

 

Синонимлы шигырь

 

Бик арытты, этләр булдым,
Җеп өзәр хәл калмады.
Минем шундый халәтемне
Бары бабай аңлады.
Бераз ял ит, хәл ал, — диде,
-Черем итсәң дә ярый.
Кая барып чыгарсың, – ди,
-Мүлтиләр карый – карый?..
Антонимлы шигырьләр
Ишекне ачсаң, “Яп!” – ди,
Ә караны гел “Ак”,- ди.
Ялкауланган кешене
Күзенә карап мактый.
Начар да түгел үзе,
Яхшы дисәң дә ялган.
Белмим, Булат бу холкын
Кемнән күчереп алган…
***
Алда, артта,
Уңда, сулда,
Җирдә, күктә
Очалар.
Нәрсә булсын,
Алтын көз бит:
Тик яфраклар
Ич алар.

 

Исәп – хисаплы шигырь

 

Әйдә башны ял иттерик:
Мисаллар чишеп карыйк.
Үзебезнең көч җитмәсә,
Бабай янына барыйк.
Тамчыга  — тамчы, елгага
Кушылды, ди, бер инеш.
Башың белән уйлап кара:
Ниләр чыгарга тиеш.
Бер алманы бишкә бүлсәк,
Ә таякны – урталай.?
Бу гамәлне чишкәндә дә
Авырсынмассың алай.
Сөттән әйрәнне алдык, ди,
Печәнгә сыер куштык.
Рамга пыяла куеп,
Без нәрсәдә булыштык?
Менә шундыйрак мисаллар
Тормышта гел очрый.
Алар җиңел тоелса да,
Синнән зирәклек сорый.
Җаваплары: зуррак тамчы, елга үзе, чын дуслык, ике, май, сөт, тәрәзә.
-6

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *