Күптән түгел якташыбыз, лаеклы ялдагы СССР сәламәтлек саклау отличнигы, югары категорияле табиб — стоматолог Рафис Хәлиулла улы Хәбибуллинның «Җан авазы» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрде. Аны шушы истәлекле вакыйга белән барлык Мөслим әдипләре, шигырь сөючеләре исеменнән тәбрик итәбез. Аңа һәм аның гаиләсенә саулык — сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.