27 нче сентябрь көнне Мөслим гимназиясенең бер төркем укучылары һәм әти — әниләре Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган авылы Әнәктә һәм аның музей йортында, мәчеттә булдылар.Зиратта да булып, әрвахларның рухына дога кылдылар. Музейга истәлек китаплары һәм язмаларын калдырдылар.