Туган авылыбыз Түрешкә тиздән 100 яшь тулачак. Авылыбызда яшәүчеләр саны көннән — көн кимүгә карамастан, безнең өчен аның кадере артканнан — арта гына. Түрештә туып, анда бала чагын үткәргән авылдашларның барсы да аны сагына торганнардыр. Татар дөньясына билгеле, популяр шагыйребез Харрас Әюп истәлегенә чишмәбезгә аның исеме бирелде. Ә ул чишмә җәй буе авылдашлар, аларның балалары, оныклары тавышыннан гөрләп тора. Чишмәбез янына читтән кунаклар да килеп тора әле.Аның яныннан язучылар, артистлар да өзелми.