Тукай рухлы Факил

12 нче апрель көнне Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында күренекле әдип, җәмәгать эшлеклесе, 2017 елга Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат Факил  Сафинның иҗат эшчәнлегенә 45 ел тулуга багышланган «Тукай рухы яши йөрәкләрдә» дип исемләнгән әдәби — музыкаль композиция булды.Кичәдә катнашучылар Факилнең Тукай бүләгенә лаек икәнлеген үзләренең чыгышлары белән кат — кат расладылар.

DSC02496 (NXPowerLite)DSC01091 (NXPowerLite)DSC01090 (NXPowerLite)DSC01085 (NXPowerLite)DSC01082 (NXPowerLite)DSC01080 (NXPowerLite)

Факил – Тукайга лаек
Факил Тукай бүләгенә
Лаек булмаса әгәр,
Без килеп тә йөрмәс идек
Бүген Чаллыга кадәр.
Без менеп тә тормас идек
Шушы сәхнә түренә.
Чөнки хакыйкать барыбер
Җиңәр төсле күренә.
Фоат абый аңа тиккә
Фатиха биргәнмени?
Миңа алмаш үсә диеп,
Ышанып йөргәнмени?
Таңнар башка саташмасын,
Вакытлы атсын иде.
Факил бүләккә бик лаек,
Ул аны алсын иде…
Йөрәгендә Тукай рухы
Яшәгәч, ни диясең?
Факил безнең өчен күптән
Тукай бүләге иясе!!
0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *