Сайтыма керүче барлык якташларымны, милләттәшләремне Яңа ел белән тәбрик итәм! Барыгызга да саулык — сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаилә иминлеге, эшләрегездә зур уңышлар телим. Бәхетле булыгыз!
Архив за месяц: Декабрь 2013
Факил Сафинга да 60 тула
Әмәкәй авылы егете, язучы, шагыйрь, үзешчән композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Тәрҗемә олимпы» һәм «Кояшлы иҗат өчен» Халыкара бүләкләр иясе, филология фәннәре кандидаты, «Көмеш кыңгырау» гәзитенең баш мөхәррире Факил Сафинга 2014 нче елның 2 нче гыйнваренда 60 яшь тула. Читать далее
Марсель Бакировка — 80 яшь
Филология фәннәре докторы, профессор, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау Советы әгъзасы, Татарстан Фәннәр Академиясенең фольклор Советы әгъзасы һәм әлеге Совет рәисе урынбасары, Россия Федерациясенең Язучылар союзы әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты, Россия Федерациясе Гуманитар Фәннәр Академиясенең академигы, Мөслим егете Марсель Хәернас улы Бакировка 80 яшь тулды. Читать далее