Дәүләт фольклор ансамбле концерты

24 нче гыйнвар көнне Зифа Басыйрова исемендәге Мөслим Мәдәният сараенда Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Републикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты булды. Концерт 2 тапкыр укучылар өчен һәм 1 тапкыр өлкәннәр өчен күрсәтелде.

DSC06331 (NXPowerLite)  001(1) (NXPowerLite)  DSC00482 (NXPowerLite) Читать далее

0

Факил — Иске Карамалыда

Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, танылган язучы һәм шагыйрь, бик күп җырлар авторы Факил Сафин яшьлек чорында Иске Карамалы мәдәният йорты директоры вазыйфаларын да башкарган.17 нче гыйнвар көнне аның 60 яшьлек юбилее шушы мәдәният йортында зурлап билгеләп үтелде. Анда язучының авылдашлары, сыйныфташлары, укытучылар, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм башка кунаклар катнашты.

DSC06227 (NXPowerLite)  DSC06228 (NXPowerLite)  DSC06229 (NXPowerLite) Читать далее

0

Китапханә кунак кабул итте

17 нче гыйнвар көнне район үзәк китапханәсендә якташ язучыбыз Факил Сафин һәм балалар шагыйре, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе Рәшит Бәшәр белән ветераннар очрашты. Ветераннар кунакларга, җырлап — биеп, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, Факил Сафинны 60 яшьлек юбилее белән котладылар. Язучы турында Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе язучы һәм драматург Фоат Садриев,шагыйрь Рәшит Бәшәр, шагыйрә Лилия Садриева, район хакимияте урынбасары Рушат Солтановлар сөйләде һәм тәбрикләде.

DSC06220 (NXPowerLite)   DSC06225 (NXPowerLite)   DSC06224 (NXPowerLite)

0

Хәтерләрне яңарттык

17 нче гыйнвар көнне Күбәк урта мәктәбенә шул мәктәпне тәмамлаган һәм республика күләмендә танылу алып, бакыйлыкка күчкән күренекле шәхесләргә элмә такталар кую тантанасы булды. Чираттагы элмә такталар Рәсәйнең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Наил Әюпкә һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Харрас Әюпкә багышлап куелды. Читать далее

0

Мөслимлеләр җырлый

16 нчы гыйнвар көнне Мөслимлеләр «Яңа гасыр» телевидениесенең «Җырлыйк әле» тапшыруына төшү өчен бардылар. Минзәләлеләр белән дә көч сынашырга туры килде. Шулай итеп, бер көнне ике тапшыру өчен җырлап кайттык. Тапшыруны  февраль аенда эфирга чыгарырга вәгъдә бирделәр.

DSC06160 (NXPowerLite)  DSC06151 (NXPowerLite)  DSC06154 (NXPowerLite) Читать далее

0

Очрашулар дәвам итә

14 нче гыйнвар көнне Мөслим урта мәктәбендә, лицейда һәм гимназиядә якташ язучыбыз Факил Сафин белән очрашулар  булып узды. Анда Мөслим әдипләре, мөгаллимнәр һәм укучылар катнашты. Сәхнәдән Факил Сафинның  шигырьләре, җырлары яңгырады. Язучының китапларыннан күргәзмә дә оештырылган иде.

DSC06102 (NXPowerLite)  DSC06114 (NXPowerLite)  DSC06116 (NXPowerLite) Читать далее

0

Рәсәйнең атказанган хәрби очучысы, авиация дивизиясе командиры урынбасары, запастагы полковник, “Сүнмәс дәрт” клубының актив әгъзасы, Мөслим егете, җырчы Рәшит Шафиковның 65 яшьлек юбилее уңаеннан

Мөслим исемен күтәрдең
Җиденче кат күкләргә.
Ышанырга була икән
Рәшит кебекләргә. Читать далее

0