Элмә такталар өстәлде

22 нче февраль көнне Күбәк урта мәктәбендә Иске Карамалыда туган филология фәннәре докторы, академик Флүн Мусин белән Күбәктә туган очучы — сынаучы Хуҗагали Камаловлар истәлегенә элмә такталар куелды. Алар икесе дә Күбәк урта мәктәбендә белем алганнар.Тантаналы чарада мәрхүмнәрнең туганнары, якташ язучылар, филология фәннәре докторы Альбина Гайнетдинова, Иске Карамалы  мәдәният йорты хезмәткәрләре, Иске Карамалы җирле үзидарәсе активы, укытучылар һәм укучылар, авыл халкы катнашты.

DSC06534 (NXPowerLite)DSC06535 (NXPowerLite)DSC06539 (NXPowerLite) Читать далее

0

Без — «Кара — каршы» да

19 нчы февраль көнне «Яңа гасыр» телевидениесендә якташ язучыларыбыз Фоат Садриев, Илүсә Нәбиуллина һәм Мөҗәһит Әхмәтҗановлар «Кара-каршы» тапшыруында катнашты. Анда бүгенге көн татар әдәбиятының торышы, теле, аны саклап калу, үстерү һәм пропагандалау мәсьәләләре уртага салып тикшерелде. Тапшыру эфирга якын көннәрдә чыгар дип көтелә.

DSC06501 (NXPowerLite)   DSC06502 (NXPowerLite)   DSC06503 (NXPowerLite)

0

Ветераннар киңәште

 18 нче февраль көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында Мөслим районы ветераннар Советы отчеты тыңланды һәм алдагы эшчәнлеккә планнар билгеләнде.Киңәйтелгән пленумга авыл җирлеге башлыклары, авыл җирлекләрендәге ветераннар Советлары рәисләре һәм башка  ветераннар чакырылган иде. Моңа кадәр эшләгән ветераннар Советы рәисе Асват Әнвәр улы Харисовның эшчәнлеген  район башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин Рәхмәт хаты белән билгеләп үтте. Район ветераннар Советы белән җитәкчелек вакытлыча Низамов Илгиз Хафиз улына йөкләнде.

DSC06493 (NXPowerLite)DSC06486 (NXPowerLite)DSC06489 (NXPowerLite)DSC06492 (NXPowerLite)DSC06488 (NXPowerLite)DSC06490 (NXPowerLite)

0

Факилне Чаллы алкышлады

14 нче февраль көнне Чаллы шәһәр Башкарма комитеты, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе, Рухи мирасны өйрәнү төбәк фәнни методик үзәге Чаллы шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр сараенда якташ язучыбыз Факил Сафинның 60 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Анда Мөслим районыннан да делегация катнашты һәм юбилярны тәбрикләде.

DSC06411 (NXPowerLite)DSC06413 (NXPowerLite)DSC06404 (NXPowerLite) Читать далее

0

Хезмәте хөрмәтләнде

портрет Ирек3 нче февраль көнне Мөслим муниципаль районы Мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Фаяз улы Салихҗановка Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде..  Аны бу мәртәбәле исем белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, зур иҗат уңышлары телибез.

0