Язучы – журналист, шагыйрь, һәвәскәр археограф, җир төзүче инженер, Совет солдаты, партоешма секретаре, колхоз рәисе урынбасары, КПССның Сарман районы комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, “Социалистик Татарстан” газетасының махсус хәбәрчесе, “Сарман” район газетасының җаваплы мөхәррире, робагыйлар остасы , күп кенә китаплар һәм җырлар авторы, шәҗәрәләр төзүче, һәвәскәр тарихчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Рәфыйков, Р.Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Рәсәй гуманитар академиясенең Мактаулы академигы, бүгенге көндә лаеклы рәвештә ял итүче Дамир Хәйрулла улы Гарифуллинга 75 яшь тулды. Шушы көннәрдә Сарман мәдәният сараенда аның юбилеена багышланган зур тантана булды. Юбилейда Мөслим районыннан язучының каләмдәшләре Фоат Садриев һәм Мөҗәһит Әхмәтҗановлар катнашты.
Архив за месяц: Май 2014
Ответить
Хатыйп Миңнегуловка — 75 яшь
Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе,Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе, филология фәннәре докторы, профессор, Россия гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы – академигы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты, “Халыкара ел кешесе”, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, Казан университетының мактаулы профессоры, докторлык диссертацияләре яклау Советының рәис урынбасары Хатыйп Йосып улы Миңнегуловның 75 яшьлек юбилее уңаеннан 17 нче май көнне Җәлил поселогында «Гасырлар өнен тыңлап» исемле фәнни — гамәли конференция үткәрелде.