Сабантуйлар бизи Мөслимне
Ответить
2014 нче елның 4 нче июнендә район ветераннар Советының киңәйтелгән күчмә президиум утырышы булды.Анда зиратларның торышы һәм «Авылым чишмәләре» хәрәкәтенең барышы мәсьәләләре каралды. Җирле үзидарә Советлары каршындагы ветераннар Советлары рәисләре һәм район ветераннар Советы әгъзалары түбәндәге авыл зиратларында һәм чишмәләрендә булдылар:Иске Вәрәш, Вәрәшбаш, Елгабаш, Исәнсеф Чишмә, Үрәзмәт, Баек, Күбәк, Түреш, Метрәй.Утырыш район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов җитәкчелегендә үтте.Чарада Мөслим муниципаль район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов катнашты.